tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районының Иске Кәшер урта мәктәбендә профессор Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды
Сарман районының Иске Кәшер урта мәктәбендә профессор  Хатыйп Миңнегулов белән  очрашу узды

Сарман районының Иске Кәшер урта мәктәбендә профессор Хатыйп Миңнегулов белән очрашу узды

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә  Татарстан  һәм  Русиянең атказанган фән эшлеклесе,  фән һәм техника өлкәсендә Татарстан республикасы Дәүләт премияе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор  Хатыйп Миңнегулов белән  очрашу булып үтте.    Кунакны  күркәм йола  буенча чиккән сөлге, чәкчәк белән каршы алдылар.  

«Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәне мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева ачып җибәрде. Түгәрәк өстәл артына кичәбезнең кунагы Хатыйп Миңнегуловны чакырды. Сарман  районы башлыгы урынбасары Гүзәл  Гәрәева, район мәгариф бүлеге  җитәкчесе Әлфәт  Сабиров галимгә изге теләкләрен җиткерделәр.   Кичәне алып баручылар Разия Рамазанова, Ринат Шәрәфетдинов, Миләүшә Фәйзрахманова олы галимнең тормыш юлын, иҗатын барладылар, яшьлегенә кайтардылар. Авыл музее хезмәткәре Илдар Йосыпов һәм ветеран-укытучы Гөлгенә Хәбибуллина сала һәм мәктәп тарихы белән таныштырдылар. Очрашуда Хатыйп Йосыф улының туганнары: татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Ландыш һәм Чулпан Шайдуллиналар абыйларының туган җанлы, көчле ихтыярлы шәхес булуы турында ихлас сокланып сөйләделәр.

Сарман, Чукмарлы авылларындага элеккеге хезмәттәшләре, район радиокомитетында эшләгән  Равил Гыймадиев, шагыйрь Әшрәфулла Зарипов,  яшьлек дусты Маннур Габиди, укучысы полковник Мөнир Сәхәбетдинов һәм гомерен балалар укытуга багышлаган Назыйм Мәхмүтов истәлекләре белән уртаклаштылар. «Сарман» газетасы баш мөхәррире Альбина  Сабирова җылы теләкләрен җиткерде.  Якташы,  композитор Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов аны тагы  да олылап: «Хатыйп абый минем тормыш университетым», – диде.

Очрашуда   Хатыйп ага хәтерендә сакланган истәлекләре белән  уртаклашты. «Мин монда 1954 – 1957 елларда белем алдым. Кәшер мәктәбендә алган  төпле белем миңа олы тормыш юлына чыгарга ярдәм итте. Гомеремнең көзенә кереп барганда да, укытучыларымның үгет-нәсыйхәтләре колагымда  яңгырый. Сарман төбәге минем тормышта, шәхес буларак өлгерүдә гаять мөһим роль уйнады», – дип искә алды әдәбият галиме.

               Миләүшә Фәйзрахманова

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*