tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер авылның ике китабы

Бер авылның ике китабы

Шушы көннәрдә Яңа Чишмә районның Ак бүре авылы мәдәният йортында берюлы ике китапны тәкъдир итү чарасы узды.

Ак бүре авылына сәфәребезнең уңышлы буласын сибәләп каршы алган  яңгыр хәл итте. Мөһим эш эшләргә ниятләп торганда явым-төшемне халкыбыз гел  яхшыга юрый.  Авыл, аның тарихы, кешләре белән танышу Туган якны өйрәнү музеннан башланды.

Чатнатып сөйли белгән укучы балалар булгач, димәк авылда мәктәп  бар. Ә мәктәп авылның гомерен озынайтучы белем йорты. Балалар бабаларының сугышчан һәм  хезмәт батырлыгын, авылның һәм шушы төбәкнең күренекле шәхесләрен белеп үсә икән буыннар чылбыры дәвам итә.

Туган якты өйрәнү музеенда аеруча кадерле истәлекләрнең берсе 1962 елда Заһидә Юнысовага Герой ана исеме бирү таныклыгы.   Леонид Брежнев тарафыннан  имзаланган дәүләт бүләге  аңа 11 малай тәрияләп үстергәне өчен бирелә.11 малайның берсе – Җәүдәт Юнысов “Ияләр ни дияр” китабын язучы.

Бу, әлбәттә, Җәүдәт Юнысовның яшәү тормыш тәҗрибәсе белән туган үз фикере. Ә тәҗрибә авазы  ул Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, ачы була. Кемдер “Ияләр ни дияр” китабындагы фикерләр белән килешеп бетмәскә дә мөмкин. Аның тагын бер үзенчәлеге  бар .

Китапның бизәлешендә  дә исеме  кебек үк мәгънәви тирәнлек чагыла. Әйтерсең лә, әлеге бауны тартып чишүгә яңа заман төенләгән сорауларга җавап табыла.

Китап тәкъдир итү чарасы Ак бүре авылының мәдәният йортында үтте. Китаплары басылып чыгу уңаннан авторларны район җитәкчелеге вәкилләре, сәнгать әһелләре, журналистлар котлады.

Шагыйрә Таңчулпан да “Ияләр ни дияр“  китабын  татар әдәбиятында яңалык итеп кабул иткән.

“Үткән гомерләрне барлап” дип атлаган  икенче китап авторлары Ак бүре  авылы апалары – Минҗиһан Хәерова белән Хәтимә Хөснуллина.

Язганнарыбызны тапшырдык та,  кулыбызга китап итеп бастырып та бирделәр дип шатлыкларын уртаклашты шигырь язучы апалар.  Ә бастырып китереп бирүче  – авыл җирлеге  башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов.

Мәдәни чараны гармун моңнары, җырлары белән  тагын да бәйрәмчәләтеп җибәргән  Алмаз Хәмзин Җәүдәт Юнысовның туган авылы  Сөлчә Башка багышлап җыр язган.  Аны икенче бәйрәмгә кайткач җырлыйм дип вәгъдә бирде. Әнә шулай бер сулышта үтте дә китте очрашу.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*