tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләләре буенча Координацион Совет барлыкка килде
Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләләре буенча Координацион Совет барлыкка килде

Татар халык ашларын популярлаштыру мәсьәләләре буенча Координацион Совет барлыкка килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татар халык ашларын популярлаштыру  мәсьәләләре буенча Координацион Советның беренче утырышы узды. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, аның төп максаты – милли аш-су өлкәсендә тәҗрибә туплаган комитет әгъзаларын координацияләү һәм әлеге өлкәдә системалы эш алып бару.

Координацион Совет составына 17 кеше керде. Алар арасында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасының ресторатор һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясова, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Халыкара сервис көллияте директоры Фәридә Ковалёва һәм Татарстанда азык-төлек җитештерүчеләр, эшмәкәрләр. Координацион Совет эшчәнлеген Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тормышка ашырачак. Совет җитәкчесе итеп Кадрия Идрисова билгеләнде.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*