tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр
Баулыда шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр

Баулыда шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр

Баулының М. Җәлил исемендәге мәдәният йортында Ватан, милләт, татар телебезнең киләчәге өчен янып иҗат иткән шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый бүләге иясе, үзенең ялкынлы шигырьләре белән Бөтентатар дөньясын тетрәткән шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе узды.

Кичәдә Р.Әхмәтҗановның дуслары, каләмдәшләре – ТР язучылар берлеге рәисе, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла, шагыйрь Газинур Морат катнашты.

Тамашачыларны Баулы муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән района башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин сәләмләде.

Чарада сәнгать сөюче баулылар шагыйрьнең шигырларын, җырларын башкардылар, иҗат номерлары күрсәттеләр.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*