tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калеб» яшьләре Муса Җәлилне шигърият, музыка һәм бию аша ача
«Калеб» яшьләре Муса Җәлилне шигърият, музыка һәм бию аша ача

«Калеб» яшьләре Муса Җәлилне шигърият, музыка һәм бию аша ача

«Калеб» яшьләре Муса Җәлилгә багышланган шигърият, музыка һәм бию триптихы әзерли. Яшь иҗатчылар үзенчәлекле форматтагы спектакльне шагыйрь шәхесенә яңача караш дип бәяли.

«Без Муса Җәлилнең татарның милли герое икәнен беләбез. Ләкин Казанда аның турында бүген килеп карый алырлык сәнгать әсәрләре бик аз икән. Муса Җәлил исемендәге опера театрында 2013 елда опера куелган. Калганнары — бер күрсәтелә торган акцияләр», — ди спектакльнең режиссеры Алексей Шитиков.

Казанга әйләнеп кайткан яшь режиссер Муса Җәлил турында уйлануларын документаль спектакль форматына салган. Аның күзаллауларын дөньяга чыгарырга «Калеб» яшьләре булышкан. Проектка композитор Миләүшә Хәйруллина, җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова, артистлар Фернат Насыйбуллин, Альбина Ногманова һәм башкалар кушылган.

Режиссер үз иҗатында Җәлилне гади кеше итеп күрсәтергә теләвен әйтә. «Максатыбыз аның турындагы фактларны җыю гына түгел, аны аңларга тырышу. Ул биредә мөлаем кеше буларак ачыла», — дип сүзгә кушыла проект авторы Миләүнә Ризванова.

«Муса Җәлилне заманында Мулланур Вахитов шәхесе уйланган. Шул вакытта ул геройны бары тик кино һәм театр аша гына гәүдәләндереп була дигән фикер әйткән», — дип дәвам итә режиссер.

Документаль спектакль 10 май көнне Кариев театрында күрсәтеләчәк. Башлана 18:00 сәгатьтә. Кариев театры директоры Луиза Янсуар спектакльне 25 августа — җәлилчеләрне искә алу көнендә дә кабатлап булыр дигән өметтә булуын әйтте.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*