Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Хикмәт әкиятләре» спектакле беренче мәртәбә балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләм премиясенә һәм театр сәнгате фестиваленә номинацияләнде.
Балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләми премиясенең һәм театр сәнгате фестиваленең эксперт советы безнең «Хикмәт әкиятләре» спектаклен премиягә номинантлар исемлегенә кертте!», дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына театр матбугат хезмәтендә.
Конкурс программасында 100 спектакль арасыннан сайлап алынган 14 спектакль катнаша. «Без беренче тапкыр премиягә номинацияләнәбез. Фестиваль бүләкләре турында әлегә мәгълүмат юк», — диделәр театрда.
Фестивальнең бүләкләү тантанасы һәм «Хикмәт әкиятләре» спектакле 10 июньдә Санкт-Петербургның «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка театрында узачак.
Марат Ишкильдин