tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре хакимияте башлыгы Янина Павленко белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре хакимияте башлыгы Янина Павленко белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ялта шәһәре хакимияте башлыгы Янина Павленко белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында,  Ялта шәһәре хакимияте башлыгы Янина Павленко белән очрашты. Чарада, шулай ук ,Татарстанның Кырым республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов катнашты.

Васил Шәйхразыев шәһәр хакимияте башлыгын Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштыра, Россия Федераль округларында соңгы 4 елда татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән, даими рәвештә,утырышлар үткәрелүе хакында сөйли.

Очрашуда Вице-премьер Васил Шәйхразыев һәм Ялта шәһәре башлыгы Янина Павленко 2024 нче елда уздырылачак Федераль Сабантуе хакында да фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*