Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры спектакле беренче тапкыр «Арлекин» илкүләм премиясенә номинацияләнгән
Кариев театры спектакле беренче тапкыр «Арлекин» илкүләм премиясенә номинацияләнгән

Кариев театры спектакле беренче тапкыр «Арлекин» илкүләм премиясенә номинацияләнгән

Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Хикмәт әкиятләре» спектакле беренче мәртәбә балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләм премиясенә һәм театр сәнгате фестиваленә номинацияләнде.

Балалар өчен «Арлекин» Россия илкүләми премиясенең һәм театр сәнгате фестиваленең эксперт советы безнең «Хикмәт әкиятләре» спектаклен премиягә номинантлар исемлегенә кертте!», дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына театр матбугат хезмәтендә.

Конкурс программасында 100 спектакль арасыннан сайлап алынган 14 спектакль катнаша. «Без беренче тапкыр премиягә номинацияләнәбез. Фестиваль бүләкләре турында әлегә мәгълүмат юк», — диделәр театрда.

Фестивальнең бүләкләү тантанасы һәм «Хикмәт әкиятләре» спектакле 10 июньдә Санкт-Петербургның «Зазеркалье» дәүләт балалар музыка театрында узачак.

Марат Ишкильдин

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*