tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт / Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов каберенә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов каберенә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов каберенә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Кырым республикасына сәфәре кысаларында, Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитов каберенә чәчәкләр салды. Шулай ук биредә Гали Мәҗитовның улы Геннадий Мәҗитов һәм Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов та булдылар.

Мәҗитов Гали  Әхмәт улы – 1912 елның 14 августында  Башкортстанның Ярмәкәй районы Яңа Шаһи авылында крестьян гаиләсендә туган. Эшчеләр факультеты тәмамлаган. Милләте – татар. Колхозда, аннан төзелешләрдә төрле эштә эшләгән. Уфа педагогия институтында укыган. 1933 елдан – Кызыл Армиядә. Оренбург хәрби очучылар авиация училищесын (1939) тәмамлый. 1939 елда совет гаскәрләренең Көнбатыш Украинаны азат итү походында, 1939–1940 елларда Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышында – 1941 елның 22 июненнән. Очкыч, авиазвено, авиаэскадрилья, авиаполк штурманы була. 3 нче гвардия ерак арага очу авиациясе корпусының 3 нче гвардия авиация дивизиясе өлкән штурманы гвардия майоры Гали Мәҗитов 1944 елның мартына, дошманның тылына бик эчкәре кереп, аның хәрби-сәнәгый үзәкләрен һәм гаскәрләр тупланмаларын (Кенигсберг, Инстербург, Тильзит, Данциг, Хельсинки) бомбага тоту өчен 183 сугышчан очыш ясый, шулай итеп дошманга шактый зур зыян сала. Мәҗитовны бүләкләү өчен тәкъдим иткәндә тутырылган рәсми кәгазьдән: «Очкычларның барлык төрләрендә тулаем 1132 сәгатьлек очыш ясаган, шулардан 600 сәгать – көндез, 532 сәгать – төнлә. Хәрби йөкләмәләрне үтәгәндә үзен кыю, каһарманнарча тота. Полк штурманы буларак, бомба ташлау объектларын яктыртуга 10 тапкыр һәм утка тоту нәтиҗәләрен фотога төшерер өчен 4 тапкыр очыш ясый. Ил-4 очкычының бомбага тоту коралларын, радионавигация җиһазларын бик яхшы белә һәм алардан дөрес файдалана. 1943 елның маеннан дивизиянең өлкән штурманы булып эшли…» «Алтын Йолдыз» медале (№ 4369) белән бүләкләнгән. Сугыштан соң кыю очучы СССР Кораллы Көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1954 елдан Мәҗитов отставкага чыга. 1993 елның 30 гыйварында вафат, Ялтаның Иске зиратында җирләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*