tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каурый каләм бәйрәме…
Каурый каләм бәйрәме…

Каурый каләм бәйрәме…

Яз! Йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне серле моңга күмүче илаһи мизгел. Кайдадыр ашкыну, җанлану тойгысы табигать дөньясына гына кагылып калмый, рухи күтәрелеш булып кешеләр тормышына да үтеп керә. Ул күтәрелеш бөтен тирә-юньдәге инешләрнең,чылтыр чишмәләрнең моңын үзенә җыйган шигъри дәрьядай сине арбап ала. Бүген Кушнарен районының мәдәният сараенда балалар иҗатының ,”Каурый каләм” бәйгесенең йомгаклау тантанасы, шушы шигьри дәрьяның бер чагылышы.

Менә алтынчы ел инде, билгеле шагыйрә Фәндидә Туктаргали кызы Харрасова һәм районыбызның китапханә челтәре хезмәткәрләре оештыруында укучы балалар арасында иҗади бәйге бара. Шунысы сөенечле: иҗатка тартылучы балалар саны елдан – ел арта. Бәйгенең йомгаклау кичәсендә районыбыз мәктәпләреннән генә түгел, күрше Благовар районнынан да укучы балалар катнашуы чарабызны тагын да җанландыра төште. Алар арасында да сәләтле, үткен каләм ияләре бар икән. Конкурс төрле җанрдагы үрнәкле иҗат әсәрләрен бәһалап җиңүчеләрне билгеләп үтте. Татар, рус, башкорт телләрендә тәкъдим ителгән шигырь, хикәя, ирекле темага иншалар, мәсәл, әкиятләр номинацияләргә бүленгән иде. “Өметле каләм”, “Улыбка мамина все освещает!” ,“Хрустальное перо”, “Дружбой надо дорожить” ,“Өйрәнчек каләм” номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнарны район хакимияте башлыгы урынбасары Рамазанов Фәнил Фаиль улы, мәдәният бүлеге начальнигы Александр Юрий улы Десяткин, Әхмәт урта мәктәбе укытучысы Тяптина Владимир кызы Светлана , Благовар районының методик берләшмә җитәкчесе Кәлимуллина Светлана Рөстәм кызы тапшырды, чыгыш ясаучыларның һәрберсе балалар өчен мондый чараның оештырылуы бик әһәмиятле икәнен бәһалап үтте.

Кичәне шигъри сүз белән Республика күләмендә танылу алган нәфис сүз остасы Ринат Афзал улы Каюмов ачып җибәрде. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның “Чаптарым” исемле шигырен укып ишеттерде ул яшь каләм тибрәтүчеләргә һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

Иҗади бәйгенең иң югары бүләгенә – шагыйрә Фәндидә Туктаргали кызы Харрасованың автографлы китабы һәм премиясенә – өч укучы бала:

Калтай мәктәбеннән Нуриева Зифа (укытучысы: Нуриева Зөлфия Мансаф кызы),

Иске Кормаш мәктәбеннән Шәймөхәммәтова Алсу (укытучысы: Әсфәндиярова Фәйрузә Шәйхелвәли кызы),

Благовар районы Күчәрбай авылыннан Мосман Альбина (укытучысы: Габделхакова Фәнүзә Әнвәр кызы) лаек булдылар.

Бәйрәм, кунакларсыз булмый. Шигърият – иҗат бәйрәменә башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар да бар иде: Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Дәүләтшин Альфред Әмир улы;

Бөтендөнья татар хатын кызлары оешмасы”Ак калфак”ның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Люция Җәбир кызы Вафина;

Уфа районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Ремдат кызы Якупова; быел,Татарстанның “Ел хатын-кызы” титулына лаек булган безнең Башкортстан кызы, ”Роксана” радиосы журналисты, билгеле җәмәгать эшлеклесе Ахунова Зәлия Рәфис кызы , “Яңа гасыр” телеканалы вәкиле Рүзил Имамов, ”Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова.

Ак калфаклы ханымнарның бүгенге чарада катнашуы һич очраклы хәл түгел. Чөнки “Каурый каләм”бәйгесен оештыручылар, аңа елдан ел яңа сулыш өрүче рухи тәрбиячеләр – безнең хөрмәтле мөгаллим-мөгаллимәләребез, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләребез барысы да диярлек “Ак калфак” әгъзалары. ”Каурый каләм” бәйгесе рухи тәрбиянең тәүге үрнәге ул! Люция Җәбир кызы Вафина әлеге бәйгенең иганәчесе дә. Шулай ук “Каурый каләм” бәйгесенең даими иганәчесе “Калтай” фермер хуҗалыгы һәм районның татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дамир Фәнүз улы Гильманов һәм татар конгрессы әгъзасы Ирек Гомәр улы Бакиров һәрбер балага бүләкләр әзерләгәннәр иде.

Альберт Әмир улы, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән мөгаллимәләрне, китапханә хезмәткәрләрен татар Конгрессының , ә Люция Җәбир кызы “Ак калфак” оешмасының рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Йомгаклау кичәсе җыр – моң, биюләр белән үрелеп барды.

Каурый каләм тантанасы уңаеннан мәдәният йортының фойе өлешендә Иске Камышлы авылыннан Ләйсән Нуриәхмәтова чигү, сәйлән эшләрен , Савельева Розалия сөлге, намазлык үрнәкләрен , Иске Тукмаклы авылыннан Фәридә Локманова исә үзе текккән калфакларын,хәситәләрен күргәзмәгә куйды, Кушнаренкодан Рузилә Ильмурзина курчаклар тегеп алып килгән иде. . Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Күргәзмәне караган һәркайсысының андагы матурлыкны күреп күңеле хушланмый калмагандыр.

Алдагы елларда да Каурый каләм традиияләрне дәвам итәр, , туган телгә, әдәбияткә сөю тәрбияләр, ә яшь каләм тибрәтүчеләрдә иҗади омтылыш тудырыр, илһам канатлары куяр дигән ышанычта калабыз.

Айгөл Сәлимуллина,
китап укучыларны хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе,
Башкортстан, Кушнарен районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*