tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан республика халкын котлады
Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан республика халкын котлады

Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне уңаеннан республика халкын котлады

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле милләттәшләр!

Сезне Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар өчен аның гаҗәеп тасвирлы, җанлы шигърияте һәрчак әхлакый маяк, туган телнең сафлыгын һәм тәэсир көчен күрсәтүче гүзәл үрнәк, милли тәңгәллегебезгә бәрәкәтле җирлек булып тора. Күренекле татар шагыйре Илдар Юзеев сүзләре белән әйтсәк: «Сәнгатебез күкләрендә — Кояшыбыз, Аебыз, / Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!»

Татар халкы, бөек Россия һәм чиксез төрки дөнья  тарихы күгендә якты эз сызып атылган йолдыздай, шагыйрь кыска гына гомерен илһамлы иҗатта уздырды, күпгасырлык милли мәдәниятебезгә яңа төсмерләр, балкыш өстәде. Тукай – гаять сизгер, нечкә лирик та, шул ук вакытта үз юлыннан тайпылмаган туры сүзле  публицист та, төпле фикер иясе, үткен сатира остасы да, үз халкының бәхетен һәм азатлыгын даулаучы көрәшче дә. Аның даһиларча тоемлау белән язылган әсәрләрендә безнең заманда да әһәмиятен югалтмаган бик күп сорауларга җавап табарга мөмкин.

Галиҗәнап сүз аша, шигъри тел белән Тукай безгә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган мәңгелек рухи хакыйкатьләрне, Россия, бөтен җиһан алдында татар теленең байлыгын, борынгы әкият-риваятьләребезнең тирән мәгънәсен, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның кабатланмас ямен ачып бирде. Шагыйрь дөньяга килгән көн Татарстанда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Үзара хөрмәт һәм олы тарихи вакыйгаларда катнашу аша безнең тагын да ныграк туплануыбызга этәргеч биргән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу бәйрәм аеруча зур әһәмият ала.

Туган телебезне саклау һәм үстерү, аны өйрәнү һәм популярлаштыру өчен шартлар тудыру, сүз ярдәме белән акыл, шәфкать, гыйлем орлыкларын чәчү – иҗат интеллигенциясенең дә, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең дә, гомумән, һәрберебезнең дә изге бурычы. Татарстанда бу юнәлештә күп эшләр башкарыла һәм без киләчәктә дә Тукаебыз һәм башка мәшһүр мәгърифәтчеләребез күрсәткән тынычлык, үсеш, алгарыш юлыннан баруыбызны дәвам итәчәкбез.

Кадерле дуслар! Туган тел көне һәммәбез өчен көйле-җырлы телебезнең матурлыгы  һәм рухилык тантанасына әверелсен! Ихлас йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Татарстан Республикасы  Президенты Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*