Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла. Истәлек тактасы Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадына урнаштырылган.
Мемориаль такта ачылу тантанасы 13 гыйнварда 11.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Мемориаль тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин. Фуат Мансуровның Мәскәүнең Троекуров зиратындагы кабер ташын да ул ясаган иде.
- Фуат Мансуров – Татар АССРның халык артисты (1971). Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1994), Казах ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958), Россия Федерациясенең халык артисты (1998).
- 1968 елдан Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының баш дирижеры, 1969 елдан – Зур театр дирижеры. 1989 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры. 1970 елдан – Мәскәү консерваториясе профессоры, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясе профессоры.