tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институтында “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк
Россия ислам институтында “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк

Россия ислам институтында “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк

2023нче елның 12нче гыйнварында Россия ислам институтында уникаль басма – “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк. Ул Идел буе Болгар дәүләте халыклары тарафыннан Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән дөнья күрде.

“Россиядә ислам тарихы” – беренче коллектив монография, анда югары фәнни дәрәҗәдә Россия мөселман халыкларының ислам цивилизациясен үстерүгә керткән өлешен илебездә ислам үсешенең барлык этапларын системалы рәвештә бәян итү аша төрле яклап анализлау омтылышы тормышка ашырыла. Китапта мөселман берләшмәләренең  барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, Россия мөселман өммәтенең рухи яңарыш барышын һәм интеллектуаль үсешен анализлау юлы белән хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Китап Россия ислам институтында рус, инглиз һәм гарәп телләрендә әзерләнгән. Аны язуда күпләгән чыганак һәм әдәбият файдаланылган, ислам тарихы өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре җәлеп ителгән.

“Россиядә ислам тарихы” китабын тәкъдим итүдә спикер буларак катнашалар:
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин – РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор;
Сәид хәзрәт Шәһабиев – КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты.

Үткәрү урыны һәм вакыты: 2023нче елның 12нче гыйнварында сәг. 11.00-дә Россия ислам институты бинасында (Казан шәһ., Газовая ур., 19нчы йорт, 3нче кат, 320нче бүлмә).

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*