tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде

Түбән Кама шагыйрәсе Гөләндәм Галиеваның «Канатлы нур» дигән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу –  авторның соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи әсәрләре кергән өченче китабы.

Шигырьләрнең темасы төрле: алар шигъриятнең үзенә, тормышка, туган җиргә, Ватанга, әнисенә, әтисенә, мәхәббәткә, дуслыкка, гаиләгә багышланган. Гөләндәм шигырьләрендә кешенең тормышы, бу дөньядагы максаты, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында уйлана.

«Һәр шигырем – яңа туган сабыем кебек. Алар шундый үз, көтеп алынган, йөрәккә якын. Шигырьләрем аша кешеләр күңеленә игелек чәчәргә омтылам, чөнки тормышта яхшылык булганда, яшәве  дә күпкә җиңел һәм күңелле. Еш кына укучыларым минем  шигырьләремнең үз тормышларындагы теге яки бу очракка  аваздаш булуын әйтәләр, мин моңа бик шатмын, димәк, мин дөрес юлда, – дип уртаклашты үзенең фикерләре белән шагыйрә. – Интернетның уңай яклары күп булуга карамастан, ул безгә китапны алмаштыра алмаячак, шуңа күрә укучыларны яңа китабым белән сөендерергә уйладым».

Гөләндәм Галиева – республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге иҗади конкурслар җиңүчесе. Аның әсәрләре вакытлы матбугатта да еш бастырыла. Моннат тыш,  ул безнең хезмәттәшебез  дә- Түбән Кама муниципаль район Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*