tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстан Республикасында иҗат итүче татар язучылары белән очрашты
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстан Республикасында иҗат итүче татар язучылары белән очрашты

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстан Республикасында иҗат итүче татар язучылары белән очрашты

Бүген, 11 гыйнвар көнне, Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Башкортстан Республикасында иҗат итүче татар язучылары белән очрашты.

Чара язучыларның татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосыф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, язучылар Факил Сафин, Рафис Корбан, Булат Ибраһимов катнаштылар.

Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Башкортстандагы БТК вәкиллеге тырышлыгы белән оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*