tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла
Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла

Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла

Казанда Фуат Мансуров яшәгән йортта мемориаль такта ачыла. Истәлек тактасы Карл Маркс урамының 23/6 номерлы йорт фасадына урнаштырылган.

Мемориаль такта ачылу тантанасы 13 гыйнварда 11.00 сәгатькә билгеләнгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

Мемориаль тактаның авторы – скульптор Фәнил Вәлиуллин. Фуат Мансуровның Мәскәүнең Троекуров зиратындагы кабер ташын да ул ясаган иде.

  • Фуат Мансуров – Татар АССРның халык артисты (1971). Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1994), Казах ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1958), Россия Федерациясенең халык артисты (1998).
  • 1968 елдан Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрының баш дирижеры, 1969 елдан – Зур театр дирижеры. 1989 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры. 1970 елдан – Мәскәү консерваториясе профессоры, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясе профессоры.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*