tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнзилә Җәүһәрова: Акбүзат башкортныкы гына түгел, ул татар әсәрләрендә дә бар
Фәнзилә Җәүһәрова: Акбүзат башкортныкы гына түгел, ул татар әсәрләрендә дә бар

Фәнзилә Җәүһәрова: Акбүзат башкортныкы гына түгел, ул татар әсәрләрендә дә бар

Фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә милли дастаннар турында сөйләгәндә Акбүзат образы (канатлы ат) татар әсәрләрендә дә булуын әйтте.

«Акбүзатны башкортлар үзләренеке генә дип алып бетерде. Фатих абый Урманчеев «Татар мифологиясе» дип аталган өч томлыкта Акбүзатны күбрәк башкортларда очрый дип бирә. Керәбез татар дастаннарына. «Йөртешлек»нең дә, «Түләк белән Сусылу»ның да Акбүзатлары бар. Аларда да ул мифик көчкә ия. Акбүзат образын без Себер татарларының «Канатлы ат» әкиятендә дә күрәбез. Соңрак бу әкиятнең сюжетын Петр Ершов үзенең «Конек-Горбунок» әсәренә ала. Без аны бала чакта яратып укыдык. Аның башлангычы безнең дастаннарда ята», – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков дастаннар ярдәмендә халыкның милли аңын үстереп була дип саный.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*