Быел «Нәүрүз» халыкара театраль белем бирү форумының 11 секциясендә 32 педагог катнаша.
Форум 6 июньдә ачылды һәм ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Форумда актерлык осталыгы буенча семинар-тренинглар, режиссерлык курсы буенча семинар-практикум, менеджмент, PR-технологияләр, сценография буенча һәм башка семинарлар каралган.
Программада чакырылган педагоглар белән бергә Камал театры режиссеры Айдар Җаббаровның «Режиссерның чәчмә әсәрләр белән эшләве», Нияз Игъламовның «Фәрит Бикчәнтәев эволюциясе – өч дистә ел» семинарлары каралган.
Иң популяр секция – «Менеджмент һәм PR-технологияләр», дип хәбәр итә оештыручылар.
Форумда 258 кеше белем ала. Шуларның 67се – онлайн катнаша. Быелгы форумның үзенчәлеге – аның түләүле булуында.