tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар киносы хакында сөйләштеләр
Казанда татар киносы хакында сөйләштеләр

Казанда татар киносы хакында сөйләштеләр

13 февраль көнне Татарстан Республикасы милли китапханәсенең яңа бинасында «TАТАР КИНО» халыкара конференциясе үткәрелде. Ул “on-/offline” форматтка узды, катнашучыларның күпчелеге Zoom аша элемтәдә булды.

Татарстан кинематографы өлкәсендәге уннан артык эксперт – алар арасында Илдар Матуров, Салават Юзеев, Илшат Сәетов, Александр Ишимов, Альберт Шакиров дискуссиядә катнашты, модератор эшен “Время кино” форумының арт-мөдире Альбина Нафигова алып барды. Чарада барлыгы 40 тан артык кеше, алар арасында чит ил татарлары да катнашты: Үзбәкстан, Алмания, Төркия, АКШ, Канада һәм башка илләрдән күпләп элемтәгә керделәр.

Конференция татар телендәге киноконтентны күбәйтү һәм аны тамашачыга җиткерү проблемаларының мөһимлеген киң җәмәгатьчелеккә белдерү максаты белән уздырылды.

Чараның беренче өлешендә спикерлар алдан әзерләнгән темаларга чыгыш ясадылар: милли кинематографның перспективаларыннан башлап тавышлауга кадәр колач алган мәсъәләләр күтәрелде.

Сценарист һәм продюссер Марат Әхмәтшин сыйфатлы киноны төшерү ярты эш кенә булуын әйтте һәм республикада агрессив бизнес принципларына нигезләнеп эшли торган көчле дистрибьютор кирәклегендә басым ясады. Рүзәл Әхмәдиев, Шаян-ТВ каналының контент-мөдире, балалар өчен сыйфатлы контент булдыруның мөһимлеген әйтеп китте, чит ил материалының ничек табылуы, “адаптация” үтүе турында сөйләде, үз мультфильмнарыбызның саны ни өчен аз булуын аңлатты.

Режиссёр Илшат Рәхимбай милли кинематографның төп мәсъәләрнең берсе – “коммерциализация” диде, һәм яшь буын арасында беренче максат буларак  “акча эшләүне” куя торган режиссерлар үстерү кирәклеген әйтте. “Kazakh Sinema” генераль продюссеры Арман Эсенов Казахстанның милли кино үстерү стратегиясе турында сөйләп китте. Казах телендәге киноларның алдан ук прокаттан чыгымнарының 30-50% кайтуы билгеле булса да, хөкүмәт кинофильм саен бюджеттан уртача 1-1,5 миллион доллар чыгаруын аңлатты.

Сыйфатлы киностудия һәм онлайн кинотеатр кирәклеге турында да сүз күтәрелде. “Татаркино” мөдире Миләүшә Айтуганова: “Онлайн платформа ясау өчен татар милли контенты әлегә җитми”, – диде, әмма бу өлкәдә ТНВ белән бергә эш алып барылуын раслады.

Чараның икенче өлеше киноиндустрия вәкилләренең тамашачылар сорауларына җавап бирүгә багышланды. Дискуссияның башында оештыручылар чара алдыннан уздырылган  һәм тамашачыларның татар телле кинога карата фикерләрен туплаган онлайн сораштыру нәтиҗәләрен кыска видеода игълан иттеләр. Иң популяр татар фильмнары «Мулла», «Кире» һәм “Зөләйха” булуы, кешеләрнең татар киносын карамауның төп сәбәбе аларны “таба алмавы” ачыкланды.

Бу видеоны сез биредә таба аласыз: https://m.facebook.com/tatar.berlin/videos/4056493437743031/?refsrc=https%3A%2F%2Fm.facebook.com%2Fwatch%2F&_rdr .

Чараның соңгы өлешендә тамашачылар әлегә беркайда да күрсәтелмәгән яңа татарча кинофильмнарның трейлерларын карый алдылар.

“Нигә татар киносы тар?!” соравына конференция кысаларында төгәл һәм кыска җавап бирү кыендыр, әмма иң мөһиме – “боз кузгалды”, татар кинематографының киләчәгенә һәм популярлашуына бәйле күп фикерләр яңгырады, кызыклы тәкъдимнәр әйтелде. Аларны тормышка ашырыр өчен чараның модераторы, киләсе адым булырак, татарча кинога багышланган “стретагик сессия уздыру кирәк” дип нәтиҗә ясады.

Оештыручылар: Мәскәү татарлары активисты Динара Фәйзуллина, Берлин татар яшьләре берләшмәсенең вәкиле Тимур Харрасов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының милли китапханәсе.

Элемтә өчен контактлар: [email protected]https://univer.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*