tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә!
«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә!

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең 3 сезонын башлап җибәрә!

Әлеге проект «ШАЯН ТВ» каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!

Проектның төп максаты – татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Алдагы сезон җиңүчеләре инде чын йолдызлар! Алар танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Республика күләмендә узучы чараларда да «Сәйлән» җиңүчеләре – көтеп алынган кунаклар, аларны таныйлар һәм алар белән сокланалар!

Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җырны яздырып, анкетаны тутырып, аны [email protected] адресына юлларга кирәк! Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат, нигезләмә һәм катнашучы гаризасы shayantv.ru сайтында.

Сылтамалар: shayantv.ru, youtube.com/ШАЯНТВ, @shaiantv, / shayantv

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*