Бүген, 18нче март көнне, «Татар малае – 2021» һәм «Татар кызчыгы – 2021» бәйгесенә әзерлек йөзеннән, Казан шәһәре буенча финалга узган балалар өчен кызыклы остаханәләр үткәрелде. Чарада 172 бала арасыннан сайлап алынган 13 сабый катнашты.
Нәни катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы каршы алды һәм татар халкының гореф-гадәтләре, милли ашлар турында сөйләде. Балалар үз куллары белән бергәләшеп пәрәмәч пешерделәр, уеннар уйнадылар.
Сабыйлар өчен тагын бер кызыклы чара – “Маша” исемле пони белән танышу булды. Балалар атларны карау һәм үстерү хакында тыңладылар һәм хәтта үзләре үк атка утырып йөрделәр.
Әлеге чаралар балаларны кече яшьтән үк татар халкының гореф-гадәтләре рухында үстерүгә һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән.