tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Калининград өлкәсенә килде.

Биредә ул хөрмәтле милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кенигсберг шәһәрен алуда катнашкан Хәким ага Биктеев белән очрашты. Хәким Биктеев –  Калининградта заманча мөселман җәмгыятенә нигез салучы да.

Хәким ага бүген дә актив тормыш алып бара, Бөтендөнья татар конгрессы уздырган чараларда катнаша. Быел аңа 96 яшь тула.

Васил Шәйхразыев ветеранны якынлашып килүче Туган көне белән тәбрик итте һәм аңа ныклы сәламәтлек теләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*