tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татар малае – 2021» һәм «Татар кызчыгы – 2021» бәйгесенә әзерлек бара
Казанда «Татар малае – 2021» һәм «Татар кызчыгы – 2021» бәйгесенә әзерлек бара

Казанда «Татар малае – 2021» һәм «Татар кызчыгы – 2021» бәйгесенә әзерлек бара

Бүген, 18нче март көнне, «Татар малае – 2021» һәм «Татар кызчыгы – 2021» бәйгесенә әзерлек йөзеннән,  Казан шәһәре буенча финалга узган балалар өчен кызыклы остаханәләр үткәрелде.  Чарада 172 бала арасыннан сайлап алынган 13 сабый катнашты.

Нәни катнашучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы каршы алды һәм татар халкының гореф-гадәтләре, милли ашлар турында сөйләде. Балалар үз куллары белән бергәләшеп пәрәмәч пешерделәр, уеннар уйнадылар.

Сабыйлар өчен тагын бер кызыклы чара – “Маша” исемле пони белән танышу булды. Балалар атларны карау һәм үстерү хакында тыңладылар һәм хәтта үзләре үк атка утырып йөрделәр.

Әлеге чаралар балаларны кече яшьтән үк татар халкының гореф-гадәтләре рухында үстерүгә һәм тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*