tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты
Данис Шакиров V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты

Данис Шакиров V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашты

Бүген “Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының пленар утырышы узды.

Президиум составына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының киңәшчесе Ринат Закиров, ТР төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, профессор Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов керде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Форумда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

“Татарстан һәм Башкортстан Республикасын күп гасырлык тарихи-мәдәни мөнәсәбәтләр бәйли, безнең телләребез якын, динебез бердәм, күп кенә гаиләләр тугандаш булып, дус һәм тату яшиләр. Тугандаш республикада яшәүче татарлар Башкортстан Республикасының үсешенә һәм чәчәк атуына лаеклы өлеш кертәләр һәм татар милләтенең һәм Татарстан Республикасының горурлыгы һәм таянычы булып торалар”, – диде ул.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу Форумны Уфа шәһәрендә үткәрү күрше халыклар арасында хөрмәт һәм үзара аңлашу, Башкортстан тормышында татарларның мөһим роле, шулай ук Россия һәм Евразия киңлекләрендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр хәрәкәтенең тагын да көчәйүе турында сөйли.

Биредә Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов та чыгыш ясады. Ул төбәк тарихын өйрәнүчеләргә намуслы хезмәтләре һәм югары профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләр тапшырылды. Әлеге зур бүләккә ия булдылар:

  • педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Филүзә Ишбулатова;
  • архивчы, Башкортстан Республикасының татар авыллары тарихы буенча хезмәтләр авторы, “Уфа өязе татарлары” китабының авторы Мөдәррис Сафин;
  • “Тайчи” китабы авторы, Арктиканы өйрәнү фәнни үзәгенең этнография бүлеге хезмәткәре, Себер татарларының һәм башка халыкларның этнографиясе буенча белгеч Наилә Галиева.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

  • Башкортстан Республикасы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе Илдар Габдерәфыйков;
  • “Уфа өязе татарлары” китабының архив материалларын әзерләү иганәчесе Мөдәррис Шиһабетдинов;
  • Идел-Урал татарлары тарихы буенча фәнни китаплар авторы, “Әлмәт энциклопедиясе” иҗат төркеме хезмәткәре Илдус Габдуллин;
  • педагогик хезмәт ветераны, Башкортстан Республикасының Шаран районы телерадиоканалы баш мөхәррире Раил Мусин;
  • архивчы, XVIII-XIX гасырларда ревизияләр һәм метрикалар буенча белгеч, Башкортстан Республикасы төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсагутов;
  • Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Президиумы әгъзасы һәм җитәкчесе киңәшчесе Луиза Алмаева;
  • Томск районы Кафтанчик авылы җирле мөселман оешмасы рәисе Әнвәр Мөдәррисов;
  • Чиләбе шәһәренең 81нче урта мәктәбе директоры урынбасары Марат Әхәтов;
  • Оренбург өлкәсе Переволочное районы МБУК мөдире Рәйлә Сәйфетдинова;
  • эколог, Уралдагы Богалыш татар авылы тарихы буенча китап авторы Филаред Гафуров.

Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән беррәттән “ТАССР төзелүгә 100 ел” дигән истәлекле билгеләргә төбәк тарихын өйрәнү буенча шактый мәкаләләр авторы, “Татар дөньясы” газетасының баш мөхәррире Диана Единякова һәм Тара шәһәренең “Дуслык йорты” татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Гөлшат Сатышева лаек булдылар.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*