tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” премьерасын тәкъдим итте
Казанда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” премьерасын тәкъдим итте

Казанда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле “Халкыбызның мирасы” премьерасын тәкъдим итте

29, 30 һәм 31 мартта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә чыгыш ясады. Казан тамашачысына коллектив «Халкыбызның мирасы» дигән яңа программа тәкъдим итте. Концертлар аншлаг белән узды.

Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең зур тарихлы шедеврлары. Аның өчен дәүләт ансамбле Фәйзи Гаскәровның Александр Ключарев көенә иҗат ителгән «Аулак өй» милли вокаль-хореографик спектаклен махсус  янә сәхнәләштерде.

“Аулак өй” – ул татарларның элек-электән кич утыру йоласын сурәтли. Йола буенча, әти-әниләр өйдә юкта, яшь кызлар үзләренә кунакка дусларын чакырган, кул эшләре белән шөгыльләнгән, аралашкан, җырлаган. Кызларның нәфис тавыш белән җырлавын ишетүгә, йорт тәрәзәләренә егетләр шакыган, җырлы-биюле шаяртулар белән күңел ачу башланган.

“Беренче тапкыр “Аулак өй” программасы 1967 елда куелган, — дип сөйли ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. – Без аны яңадан торгыздык һәм баеттык. Анда татар халкының күпкырлы гореф-гадәтләре күрсәтелә. Бу спектакль аша яшь буын татарларның элек ничек очрашканнарын һәм танышканнарын белә ала”.

Икенче бүлектә җанлы озын җырлар бер-берсен ансамбльнең алтын фондының дәртле бию номерлары белән алмаштырып бара.

“Без һәрвакыт милли әсәрләр эзлибез, аларны коллектив белән сакларга тырышабыз. Бу әсәрләрдә – безнең үзенчәлек, мәдәни код бар. Әмма иң мөһиме – без ансамбль коллекциясендәге номерларны яңадан барлыйбыз, аларга яңа төсмер кертәбез. Бу программада, әйтик, башкорт биюе һәм “Рәйхан” җыры белән шулай булды. Хәзер безнең тамашачылар аларны яңа аранжировкада бәяли ала”, – дип уртаклашты Айрат Хәмитов.

“Гармун-гармун” һәм “Егетләр” куелышларында коллектив артистлары белән бергә сәхнәгә беренче тапкыр Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы балалар вокаль-хореография студиясе шәкертләре дә чыкты.

“Без ата-баба мирасын саклап калу өчен барысын да эшлибез. Шуңа күрә бүген безнең номерларда балалар да катнаша. Алар үскәч, алган белемнәрен киләсе буынга тапшыра алачак. Шуның белән без мәдәниятебезне онытудан, югалтудан саклап калачакбыз”, — дип аңлатты Хәмитов.

11-18 апрельдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбызның мирасы» программасы белән Россия шәһәрләре буенча турга юл ала. Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында узачак. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.

Коллективның беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта (Ульян өлкәсе) була. 13 апрельдә коллектив Саранскта (Мордовия Республикасы) сәхнә тотачак.

Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган: Исса эшчеләр поселогында (14 апрель), Кече Труёв авылында (15 апрель), Кузнецк шәһәрендә (16 апрель), Сосновоборск поселогында (17 апрель). Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.

“Төбәк башкалаларына килеп, концертларны карарга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да чыгыш ясаячакбыз. Федераль программа ярдәмендә без андагы тамашачыларга үзебезнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне күрсәтә алабыз”, – дип өстәде Айрат Хәмитов.

Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*