tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды.

Ел саен татар тарихи-мәдәни үзәге базасында республика һәм район масштабларында татар халкының милли-мәдәни мирасын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән төрле чаралар уздырыла.

Ел саен балалар өчен «Чаткылар» җәйге лингвистик лагере оештырыла. Балалар сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, спорт чараларында, төрле бәйгеләрдә катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*