tatruen
Баш бит / Слайдер / Халкыбызның мәдәни мирасын саклаучылар
Халкыбызның мәдәни мирасын саклаучылар

Халкыбызның мәдәни мирасын саклаучылар

25 нче мартта Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Тубылда мәдәният хезмәткәрләре көнендә шәһәренең иң зур “Синтез” сәхнәсеннән мәдәният һәм сәнгать үзәгендәге юнәлештәге тармакларның иң яхшы белгечләрен хөрмәтләделәр һәм Юрий Константинов исемендәге традицион еллык премия белән бүләкләү чарасы узды. Сәнгать осталарын шәһәр башлыгы урынбасары Василий Кожедуб, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин котладылар.

Җиңү дипломнарына лаеклылар арасында ”Мәдәният ветераны” номинациясендә призерлар да бүләкләнде. ”Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәгенең клуб формированиясе җитәкчесе, “Юнис” иҗат коллективы белән идарә итүче Фәйзанә Сәйфуллина Юрий Константинов исемендәге җиңү Дипломына һәм премиясенә лаек булды. Бөтен тормышын мәдәнияткә багышлаган, хезмәт юлында сәнгать җитәкчесе булган, балалар коллективын туплаган, булдырган, яшьләрне сәхнә, сәнгать белән кызыксындырып, алар белән зур дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулаган Фәйзана ханым Сәйфуллинаны шәһәрдә һәркем белә. Ул “Синтез” мәдәният һәм сәнгать үзәгендә эстрада вокал мәктәбенә нигез салучы, илкүләм иҗат бәйгеләрен Тубылда оештыручыларның берсе дә. Россиядә һәм туган шәһәрендә эстрада иҗаты дөньясында билгеле булган якташыбызны лаеклы бүләк белән ихлас күңелебездән котлыйбыз.

Василий Кожедуб Төмән өлкәсе Мәдәният департаменты бүләкләрен һәм Тубыл шәһәре башлыгының Мактау грамотларын, Рәхмәт хатларын уңышларга ирешкән, иҗади биеклекләргә лаек булган мәдәният хезмәткәрләренә тапшырдылар. Бәйгедә “Иң яхшы үзешчән иҗат коллективы” “Русская песня” хоры җиңү яулады. Бүләкне җитәкчеләре Люсьена Романова алды. Халкыбызның мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклаучы себер татар мәдәният үзәге артистлары Хәсән Хучашев “Иң яхшы артист” номинациядә җиңү яулады. “Иң яхшы артист” номинациядә Дипломант дипломы белән Айгөл Корбанова бүләкләнде. Шәһәребезнең танылган, сәләтле хореографы, Мөнәвәрә Андрущик “Мәдәният ветераны” номинация Дипломанты исемле дипломына лаек булды. Айгөл Корбанова, Зөфәр Корманов шәһәр мәдәният һәм туризм департаментының Рәхмәт хатларын алдылар. Халкыбызның мәдәни мирасын саклаучыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, иҗади көч-күәтегез ташып торсын, кәеф күтәренкелеге, уңышлар телибез.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*