tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмәк авылының бер төркем апалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач һәм чәкчәк әзерләгәннәр
Шәмәк авылының бер төркем апалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач һәм чәкчәк әзерләгәннәр

Шәмәк авылының бер төркем апалары махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач һәм чәкчәк әзерләгәннәр

Шәмәк авылында яшәүче бер төркем хатын-кызлар бергә җыелып, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә җибәрер өчен токмач кискәннәр һәм чәкчәк пешергәннәр. Аларга читтән кайтучы апалар да кушылган.

“Күңел җылыбызны кушып, изге теләкләребезне тели-тели бик тырышып эшләдек. Без әзерләгән өй ризыклары егетләребезнең күңелләрен күтәрсен, шундый тәмле ризыкларны тизрәк үз өйләрендә, якыннары белән ашарга язсын. Егетләребез туган якларга исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Илебездә тизрәк тынычлык урнашсын иде”, – дип телиләр Шәмәк авылының иң уңган апалары. Алар шулай ук әлеге ризыкларны әзерләү өчен продукция белән ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерәләр. Изге эшкә күп кенә авылдашлар кушылганын билгеләп үтәләр.

Әлеге ризыклар хәрбиләргә җибәрү өчен Апас “Алга” яшүсмерләр клубында урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылачак.

Чыганак: apastovo.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*