tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Килем авылы мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Килем авылы мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Килем авылы мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Килем авылының архитектура мирасын карады.

Килем — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, авыл җирлеге үзәге. Идәш елгасы буенда урнашкан. Килем авылында ХIХ гасырда төзелгән федераль әһәмияттәге архитектура ансамбле сакланган. Ул — мөселман мәчетен, 1853 елда төзелгән Килем сараен, өске һәм аскы паркларны, XVII-XVIII гасырларда мөселманнар җирләнгән зиратны үз эченә алган Тевкелевлар утары.

Ике катлы таш мәчет 1821 елда төзелгән һәм Башкортстанда сакланып калган мәчетләрдән иң борынгысы булып санала. Ул биек урында урнашкан, мәчетнең зурлыгы 11 х 27 метр, манараның биеклеге 25 метр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*