tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәнне өйрәнү курсына нәтиҗә ясалган
Коръәнне өйрәнү курсына нәтиҗә ясалган

Коръәнне өйрәнү курсына нәтиҗә ясалган

Рамазан аенда “Рамазан” мәчетендә Коръәнне өйрәнү курсына нәтиҗә ясалган.

10 ай дәвамында 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар Ульяновск өлкәсенең Зур Нагаткино авылындагы әлеге мәчеткә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре буенча укырга һәм сүрәләрне ятларга өйрәнергә йөргән. Алар бу гыйлемгә мәчет имамы Абдулкәрим Руан мөгаллимдә төшенгән.

Рамазан аенда курска нәтиҗә ясар вакыт җиткән, эчке имтихан уздырылган һәм аны бар укучылар да уңышлы тапшырган.

31 мартта мәчеттә ифтар вакытында балаларны котлап, аларга истәлекле һәм файдалы бүләкләр тапшырылган.

Зур Нагаткинда мәчет
2016 елда ачылган иде. Ульян өлкәсенең Цильна район үзәге саналган әлеге авылда хәзер 500ләп татар яши. Аллаһ йорты алар өчен дини һәм милли тормыш үзәге.

Мәктәптә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаганлыктан, ата-аналар үзара киңәшләшеп, балаларга мәчеттә татарча өйрәтүне оештырырга сораган.
Хәзер атнага 1 тапкыр мәктәп укытучысы Фәридә Баһаветдинова 10 баланы “Рамазан”да татарчага да өйрәтә. Өлкәннәр исә татар телен аерым укый.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*