tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты
Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Васил Шәйхразыев Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов катнашты.

Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисен сәламләде һәм төбәкләрдә үткән ифтарлар турында сөйләде, чаралардан фотолар күрсәтте. Биредә шулай ук 2024 елның маенда Казанда узачак Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында фикер алыштылар. Әлеге чара кысаларында “Болгар җыены” узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*