tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен өйрәнәләр
Татар телен өйрәнәләр

Татар телен өйрәнәләр

Ульяновск районы Тимирязевское урта мәктәбендә этномәдәни белем бирү буенча өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагогларының методик берләшмәсе утырышы узды. Анда мөгаллимәләр балаларда ана телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру ысуллары турында уртага салып сөйләштеләр.

Тимирязевское мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Басыйрова татар халкының тарихы һәм мәдәнияте темасына театральләштерелгән-уен формасында ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең башында балалар “Тәннең өлешләре” дигән темага үткән материалны кабатладылар. Аннары педагог теләүчеләрне такта янына чакырды һәм укучылар тәннең төрле өлешләре татар телендә ничек атала дигән сорауга җавап бирде. Балаларның баш, колаклар, күзләр, борын, авыз, куллар белән аякларның безнеңчә ничек әйтелүен төгәл белүләре, әлбәттә, шатландырды. Аннары дәрескә “доктор” килеп керде һәм балалар белән кызыклы уен үткәрде. Укучылар уен белән мавыгып китеп, сорауларга татарча җавап бирделәр. Ә инде дәреснең ахырында һәркайсына кәгазь акчалар таратылды, балалар акчаларның суммасын татарча һәм русча әйтеп бирергә тиеш иде. Шуннан соң алар кибеттә сатучы белән татарча әңгәмә корып, җиләк-җимешләр сатып алдылар.

Берләшмә утырышында катнашучы укытучыларны “Без – татарлар” дип аталган концерт программасы көтә иде. Балалар рәхәтләнеп татарча шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр, милли уеннарда сәләтләрен күрсәттеләр.

Ишеевканың балалар иҗаты йорты методисты Валентина Прохорова белән җирле татар автономиясе җитәкчесе Марат Авхадеев конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*