tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердловск өлкәсенең Бакыр мәчетендә балаларга дисбе ясарга өйрәткәннәр
Свердловск өлкәсенең Бакыр мәчетендә балаларга дисбе ясарга өйрәткәннәр

Свердловск өлкәсенең Бакыр мәчетендә балаларга дисбе ясарга өйрәткәннәр

Свердловск өлкәсенең Бакыр мәчетендә балаларга дисбе ясарга өйрәткәннәр

Әлеге мәһабәт Аллаһ йорты Югары Пышма шәһәрендә урнашкан, ә мөселман малайлары һәм кызлары анда якшәмбе саен дини дәресләргә йөри.

Уку белән беррәттән балалар өчен биредә төрле остаханәләр дә оештыралар.

Шуларның берсе 30 мартта уздырылган, балалар дисбе – тәсбих төймәләре җыелмасын ясаган. Башта алар үз куллары белән агачтан төймәләр эшләгән, аннары аларны үзләре теләгән төскә буяган һәм җепкә тезгәннән соң әлеге үзенчәлекле эшләнмәне өйләренә бүләккә дә алып киткән.

Рамазан аенда мондый форматтагы иҗади һәм танып белү чарасын тагын бер тапкыр уздырырга ниятлиләр. Анысына рәссам Регина Хәсәнованы чакырып, кечкенә мөселманнарга шамаил ясау серләрен ачмакчылар.

Свердловск өлкәсе Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) хатын-кызлар һәм балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Аббязова хәбәр иткәнчә, бу Рамазанда балалар өчен ифтар мәҗлесе һәм Ураза бәйрәмен оештырачаклар.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*