tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды
Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды

Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтарда катнашты.

Биредә Татарстанның Актаныш, Азнакай, Баулы, Бөгелмә районнарыннан, Башкортстанның Туймазы, Илеш, Бакалы, Шаран, Бүздәк, Ярмәкәй, Бәләбәй, Чакмагыш районнарыннан, Октябрский шәһәреннән милләттәшләребез җыелды. Ифтар догалар, мөнәҗәтләр, җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.

Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды. Чара дини-мәдәни программа белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*