Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шаяхмәтова Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында укытучыларга багышлап, музей ачылачагын әйтте.
«Идеянең авторы – мәгариф министры Илсур Һадиуллин. Музей институт директоры Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендә эшләячәк. Музей укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре өчен уку-укыту системасы тарихын колачлаячак», – диде ул чыгарылыш кичәсендә институт сәхнәсендә.
Шулай ук ул Казанда укытучылар хөрмәтенә һәйкәл ачарга җыенулары турында сөйләде. «Элекке милли-мәдәни үзәге – хәзерге Татарстан Милли китапханәсе урнашкан Казансу елгасы буенда укытучыга багышланган сквер булачак, шунда быел укытучыларга һәйкәл дә куярга җыенабыз. Музей да ачарга, һәйкәл дә ачарга омтылабыз, чөнки укытучы – дөньядагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе», – диде Роза Шаяхмәтова.
Чыганак: tatar-inform.tatar