tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «В.А. Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбе тикшеренүләренең хәзерге юнәлешләре» халыкара конференциясе узды
Казанда «В.А. Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбе тикшеренүләренең хәзерге юнәлешләре» халыкара конференциясе узды

Казанда «В.А. Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбе тикшеренүләренең хәзерге юнәлешләре» халыкара конференциясе узды

Конференциядә катнашучылар, секцияләрнең фәнни җитәкчеләре төрле лингвистик мәктәпләрнең, шулай ук хәзерге фәндәге дисциплинаара юнәлешләр вәкилләренең яңа берләшү һәм хезмәттәшлек итү нокталарын ачыкларга мөмкинлек биргән әлеге халыкара чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм уңай тәҗрибәсен билгеләп үттеләр.

2022 елның 6-7 декабрендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышларинститутында «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәме белән «В.А. Богородицкийның фәнни мирасы һәм Казан лингвистика мәктәбе тикшеренүләренең хәзерге юнәлешләре» дип аталган халыкара конференция узды. Бу чара чишмә башында Казан лингвистика мәктәбенең дөньякүләм танылган вәкилләре, шул исәптән быел тууына 165 ел булган СССР Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты Василий Алексеевич Богородицкий торган нәзари һәм гамәли тел гыйлеме проблемаларына, юнәлешләренә багышланган иде.

В.А. Богородицкийның күпкырлы фәнни  эшчәнлеге конференциядә дә төрле проблемаларның каралуына китерде. Конференциянең пленар утырышында яңгыраган чыгышлар аның интегратив, дисциплинар характерында булуын күрсәтте.

Конференция кысаларында оештырылган тугыз секциясендә хәзерге тел белеменең мөһим проблемалары күтәрелде: Казан лингвистика мәктәбенең теоретик-методологик постулатлары һәм аларның хәзерге фән өчен әһәмияте; фонетика, морфемика, сүз белеме, грамматиканың актуаль юнәлешләре; төрки тел белеме мәсьәләләре; компьютер һәм гамәли лингвистика; нейролингвистика һәм психолингвистика; лексик һәм фразеологик семантика; лингвистик тикшеренүләрнең чагыштырмача-тарихи аспектлары; Казан лингвистик мәктәбенең лингводактик мирасы һәм телләрне өйрәнүнең һәм укытуның заманча проблемалары һ.б.

Халыкара конференция Россиянең төрле шәһәрләреннән (Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Благовещенск, Абакан, Воронеж, Томск, Ижау, Уфа, Чабаксар һ.б.), якын һәм ерак чит илләрдән (Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан, Кытай) килгән галимнәрнең фәнни аралашу мәйданчыгы булды.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*