tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда – «Зәңгәр шәл» фестивале
Ижауда – «Зәңгәр шәл» фестивале

Ижауда – «Зәңгәр шәл» фестивале

2022 елда Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге, Милли сәясәт министр­лыгы, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе «Зәңгәр шәл» республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан итте. Ниһаять, конкурсның сайлап алу туры үтте. Жюри әгъзалары видео аша тамаша кылып, спектакльләргә бәя бирделәр. 4 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан оештырылган әлеге «Зәңгәр шәл» фестиваль-конкурсның йомгаклау өлеше узды.

Сәхнә кояшы – Сәхипҗамал

Удмуртия, Ижау шәһәре өчен «театр» сүзе ят түгел. Татар театрының беренче артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Ижау шә­һәрендә шактый еллар яши. 1918 елда, Гражданнар сугышы башлангач, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башта Казанга, анна­ры Әгерҗе районы Иж-Бубый авы­лына килеп урнаша. Шул ел­ның ноябрендә Азин дивизиясе Иж-Бубыйны да, Әгерҗене дә, Ижау шәһәрен дә үз кулына ала. Сәхипҗамал алар белән бергә Ижау шәһәренә килә, биредә драмтүгәрәк оештыра. 1919 елның язында Ижауга Колчак армиясе якынлаша башлагач, ул икенче Кызыл Армиянең сәяси бүлеге каршында оешкан труппа артисткасы булып фронтка китә, сугыш беткәнче фронтта була. Фронттан кайткач Сәхипҗамал туташ 1921 елда Ижау шәһәрендә яшәүче рус кешесе Владимир Русиновка кияүгә чыга. 1926 елга кадәр эшче клуб­ларында драмтүгәрәкләрдә эшли, соңыннан авыру сәбәпле, инвалидлык алып, хуҗабикә ролендә күбрәк өйдә утырырга мәҗбүр була. 1966 елда ире белән Ижаудан Казанга күчеп китә.

«Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», курчаклар

«Зәңгәр шәл» республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы быел Кәрим Тинчуринның 135 еллык юбилее уңаеннан өченче тапкыр үткәрелде.
Катнашучыларның географиясе дә киң булды. Камбарка, Завьялово районнарыннан, Татарстан Рес­публикасы Әгерҗе районыннан, Ижау шәһәреннән катнаштылар. Араларында зур-зур спектакльләр дә, кечкенә сәхнә әсәрләре дә бар иде.
4 декабрь көнне «Спартак» халык иҗаты йорты сәхнәсендә Ижау шәһәренең «Чулпан» театры Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасыннан өзек, Камбарка районы Кама авыл клубының «Җидегән чишмә» төркеме Зәки Зәйнуллинның «41 нең арбалы хатыннары» драмасын, Завь­ялово районының «Мирас» татар мәдәни үзәге Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» музыкаль драма­сыннан өзек, Ижау шәһәренең «Чулпан» үзешчән балалар театры Мир­хәйдәр Фәйзинең «Яшьләр алдат­мыйлар» комедиясен, шулай ук әлеге балалар курчак театры Ладис­лав Дворскийның «Тиктормас патша кызы» әкиятен тамашачыга тәкъдим иттеләр.

Агымдагы елда курчак театры беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. Бу – икеләтә авыр эш. Ләкин балаларның, әти-әниләрнең тыры­ш­лыгы нәтиҗәсендә спектакль уңышлы чыкты. 27 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театры Ижау шәһәрендә Салават Юзеевның «Кияү урлау» спектаклен тәкъдим иттеләр. “Зәңгәр шәл» республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы кысаларында спектакль алдыннан артист­лар «Чулпан» үзешчән театрында шөгыльләнүче балалар һәм зурлар белән очрашу үткәрделәр. Артистлар белән очрашу бик кызыклы үтте, һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирде, сәхнәдә уйнау, сүзләрне ятлау буенча киңәшләр сорады. Очрашу азагында артистлар үзешчәннәргә остаханәләр үткәрделәр.

Әлеге фестиваль-конкурсны үт­­кәрергә ярдәм иткән өчен Татар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия Рес­публикасының Милли сәясәт ми­нистр­лыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә, «Яңарыш» газетасы редакциясенә, «Спартак» халык иҗаты йортына зур рәхмәт белдерә.

Фестиваль–конкурсның җиңүчеләре:

1 нче урын – Камбарка районы Кама авыл клубы «Җидегән чишмә» төркеме. Зәки Зәйнуллинның «41 нең арбалы хатыннары».
2 нче урын – Ижау шәһәре «Чулпан» театры. Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» драмасыннан өзек.
3 урын –Завьялово районының «Мирас» татар мәдәни үзәге. Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» музыкаль драмасыннан өзек.

Балалар категориясе
1 нче урын (драма номинациясе) – Ижау шәһәре «Чулпан» үзешчән балалар театры. Мирхәйдәр Фәйзи «Яшьләр алдатмыйлар» комедиясе.
1 нче урын (курчак театры номинациясе) – Ижау шәһәре «Чулпан» үзешчән балалар курчак театры. Ладислав Дворский «Тиктормас патша кызы» әкияте.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*