Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә төрле диагнозлар белән интегүче, сәламәтлекләрендә чикләүләр булган сабыйлар өчен чара узды.
2-15 яшьлек 10 бала «Радужный», Залесный, «Салват күпере» бистәләреннән җыелды. Алар өчен биредә мавыктыргыч программа оештырылды: тропик күбәләкләр, флористик дәресләр, аквагрим һәм татлы күчтәнәчләр белән. Бала-чаганы мәчетнең имам-хатыйбы, Казан казые, Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәраков каршылады. Ул алар һәм ата-аналар белән аралашып, нәсихәтләрен бирде,кызыксындырган сорауларга җавап бирде, вәгазь сөйләде.
Чыганак: dumrt.ru