tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярдәм” мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте абыстайлары җыелышы узды
“Ярдәм” мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте абыстайлары җыелышы узды

“Ярдәм” мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте абыстайлары җыелышы узды

“Ярдәм” мәчетендә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенда эшләүче мәчеткаршындагы курсларның мөгаллимәләре җыелышы узды. Утырыш барышында мөхтәсибәт хәзрәтләре аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук мәчеткаршындагы курсларны оештыру буенча агымдагы мәсьәләләр каралды.  Аерым алганда, катнашучылар РФ законнарына туры китереп рәсми документларны төзү һәм Татарстан Диния Нәзарәтендә кабул ителгән уку-укыту программасының стандартларын саклау хакында сөйләште. Моннан тыш, көн тәртибендә мәчет каршындагы курсларның мөгаллимнәре өчен яңа уку елы башында мәҗбүри аттестация узу да торды.

Абыстайлар киңәшмәдә бер-берсе белән тәҗрибә дә уртаклашты. Мисал өчен, остазбикә Кадрия абыстй Заһидуллина, үзе сәламәтлеге чикле булуга һәм коляскада хәрәкәтләнүенә карамастан,”Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һөнәри дини белем алып,  “Ярдәм” мәчетендә ислам нигезләрен укыта. Ул инвалид шәкертләргә гыйлем бирү һәм инклюзив мөгаллимнәрнең эш үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ә күренекле публицист Вәсилә ханым Рәхимова һәм башка абыстайлар мөгаллимлек турында үзләре чыгарган китапларын тәкъдим иттеләр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*