tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр
Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә Балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр

Халыкара балаларны яклау көнендә, Казанның «Әхмәдзәки» мәчетендә төрле диагнозлар белән интегүче, сәламәтлекләрендә чикләүләр булган сабыйлар өчен чара узды.

2-15 яшьлек 10 бала «Радужный», Залесный, «Салват күпере» бистәләреннән җыелды. Алар өчен биредә мавыктыргыч программа оештырылды: тропик күбәләкләр, флористик дәресләр, аквагрим һәм татлы күчтәнәчләр белән. Бала-чаганы мәчетнең имам-хатыйбы, Казан казые, Нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәраков каршылады. Ул алар һәм ата-аналар белән аралашып, нәсихәтләрен бирде,кызыксындырган сорауларга җавап бирде, вәгазь сөйләде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*