tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кочко-Пожарда “Шәпкә туе” узды
Кочко-Пожарда “Шәпкә туе” узды

Кочко-Пожарда “Шәпкә туе” узды

Түбән Новгород өлкәсендәге Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы балаларга заманча технологияләрне кулланып, тиешле белем-тәрбия бирү белән беррәттән, әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклап үстерүгә дә зур әһәмият бирә – татар телендә даими милли бәйрәмнәр, уеннар уздырабыз, бакчада милли почмак бар. Әти-әниләрне дә җәлеп итәбез һәм алар бик теләп барлык чараларда катнаша.

Күптән түгел генә II округара “Шәпә туе” бәйрәмебез гөрләп үтте, бу хакта яраткан милли басмабыз “Туган як” тулы матери­ал бастырып чыгарды (№19, 12.05.2023), ә мин, үз чиратымда, шушы матур чараны әзерләүдә, уздыруда төрле яклап ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәт белдерәсем килә.

Бергәләп эшләгән эш кенә нәтиҗәле була, ә бар яктан да булышучыларыбыз күп булды, Аллаһыга шөкер.

Матди яктан ярдәм иткән спонсорлар Ирфан Шаиповка, Зифа Дәүләтбаевага, территориаль бүлек җитәкчесе Рөстәм Абдуллинга, авылның хоккей командасы­на, исемен әйтергә теләмәгән тагын бер авылдашыбызга зур рәхмәт.

Бакча хезмәткәре Асия Сәмиуллина чәй табыны өчен бик күп төрле камыр ашла­ры пешерде, Венера Фәхретдинова искит­кеч презентацияләр әзерләде, тәрбияче ярдәмчесе Оксана Насыйбуллина матур итеп сөлгеләр чикте – барысына да шулай ук олы рәхмәтләремне белдерәм.

Музыкаль тәнәфесләрдә студент кыз­ларыбыз Диләрәр Әхмәтбаева, Эльнара Фәхретдинова, Алинә Шаипова матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде, тавыш операторы вазифасын Рамил Хөсәенов башкарды, без Рамилә Моста­фина һәм Олеся Мостафина белән чара­ны алып бардык.

Кунакларны, катнашучыларны килгәч һәм киткәндә Алсу һәм Надия Абдулли­налар, Татьяна Мостафина, Лилия Аб­драхманова, Әлфия Шакирова, Лилия Шаипова һәм клуб хезмәткәре Камилә Сәлахетдинова матур табын корып, чәйләр эчерде.

Әлфия Шакирова шулай ук костюмнар тегүдә дә зур ярдәм күрсәтте. Югарыда әйтеп үткән барчасына да зур рәхмәт.

Һәм инде, әлбәттә, клуб хезмәткәрләре Ибраһим һәм Гөлнара Мусиннар­га, Азат һәм Наилә Жиһаншиннарга, китапханәче Ләйсән Садековага, иң яшь катнашучыбыз Алинә Шаипова­га, укытучылар Альбина Әндәрҗанова белән Рузилә Айсинага, шулай ук Спас округы Татар Моклокасы командасы­на, Пильна округы Сафаҗай һәм Пе­трякс җыелма командасына, шәхсән Әлфия Аймалетдинова белән Гализә Кукаевага, үзебезнең командага чик­сез рәхмәтләремне белдерәм. Ә инде чыгышларны алкышларга күмгән, көч-дәрт биреп торган тамашачыга, гадел бәяләгән жюрига аерым рәхмәт.

Кайбер бүтән эшләребез турында да язып үтәсем килә. “Нижгарбикә” өлкә кон­курсында җиңү яулаган Рузилә Айсинага да конкурска әзерләнүдә ярдәм иттек һәм аның җиңүендә шулай ук безнең өлеш бар.

Махсус хәрби операциядә катнашучы­лар өчен “Солдатка чиккән кулъяулык – бар афәтләрдән дә саклаучы” акциясе оеш­тырдык, бик күп камыр ашлары пешереп, Мулино госпиталендә дәваланучыларга җиткерер өчен, аларны өлкә татар авто­номиясе вәкилләренә тапшырдык һәм хәрбиләргә күрсәткән бу безнең беренче генә ярдәмебез түгел.

12 майда Кочко-Пожар мәдәният йортында VI өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары сходы һәм шулай ук VI “Нижгарбикә” конкурсы узды һәм без анда балалар, әти-әниләр белән бергәләп әзерләгән кул эшләреннән зур күргәзмә оештырган идек.

Бу без башкарган эшләрнең бер кеч-кенә өлеше генә, иң мөһиме – милли бәяләребезне саклап үстерүдә эзлекле эшлибез һәм бу өлкәдә ярдәм күрсәткән һәркемгә ихластан рәхмәт белдерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Алсу ӘХМӘТБАЕВА,

балалар бакчасы мөдире.

Кочко-Пожар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*