tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте
Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте

Бүген Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Бәйрәмгә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм укып чыккан кешеләр, гимназияне ачуга зур өлеш керткән шәхесләр чакырылган иде. Кунаклар арасында «Татар-информ» хәбәрчеләре дә булды.

Кунакларны гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова сәламләде. «Укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә күтәреләләр. Имтихан нәтиҗәләребез дә югары. 2023 ел буенча гына да 15 укучыбыз республика күләмендә, 4 укучыбыз халыкара олимпиадада җиңүче һәм призер булдылар. Укучыларыбыз Россиякүләм конференцияләрдә җиңеп, гимназиябез данын күтәреп торалар. Кадерле укучыларыбыз, яраткан укытучыларыбыз, барысы өчен дә зур рәхмәт», – диде ул сәхнәдән.

Директор укытучылар коллективы тотрыклы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, нинди генә амбициоз бурычлар куелса да, коллектив аны һәрвакыт үтәргә әзер. 2021 ел нәтиҗәләре буенча гимназия Россиянең мактау исемлегенә кергән. Телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү юнәлешендәге эшчәнлеге өчен коллективка Татарстан Хөкүмәте гранты тапшырылган. Казан шәһәренең «Иң яхшы мәктәп яны территориясе» бәйгесендә 12нче гимназия 1нче урын алган. Гимназия укучылары «Озын тәнәфес» шәһәр бәйгесендә 2нче урынга лаек булган.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина бәйрәм кунакларына министрның сәламен җиткерде.

«Гимназиядә һәр балага шәхес буларак карыйлар. Директор, бөтен укытучылар һәр укучының нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, шәхес тәрбиялиләр. Гимназиянең проектларын, уңышларын бөтен республика белә. Алар хәтта ил күләмендә мәгълүм. 12нче гимназия турында сөйләгәндә, минем 3 сүзне янәшә куясым килә. Алар – хәтер, тарих һәм киләчәк», – диде Энҗе Гыйззәтуллина.

Энҗе Гыйззәтуллина хәтер төшенчәсен татар халкының гореф-гадәтләрен белү, нәсел шәҗәрәсен саклау, дип аңлатты. Гимназиядә тәрбия шушы юнәлештә бирелә икән. Тарих дигәндә, укучыларга Фатиха Аитова, Мөхлисә Буби, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская кебек милләт язмышында тирән эз калдырган хатын-кызларның бөеклеге сеңдерелә. Киләчәк сүзенең мәгънәсенә милләтнең киләчәге аңлы-белемле хатын-кызлар кулында булуы салынган.

Күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе, 12нче гимназияне ачуда зур көч куйган Роза Туфитуллова да мәҗлескә чакырылган иде.

«Кызлар тәрбиясе милләтнең иң асыл өлешен тәшкил итә. Кызлар тәрбияләү – ул милләтне тәрбияләү. Кызларны аерым укыту – ул татар тарихында сыналган метод. Шуның өчен 30 ел элек без бу мәсьәләне күтәрдек. Мәгариф системасы аны танып, оештырып киткәнче күпмедер вакыт кирәк булды. Кызлар өчен татар уку йортын булдыра алганбыз икән, безгә чигенергә ярамый. Чигенсәк, гафу ителмәслек хәл булачак. Татар теле бу уку йортының төп коралы булырга тиеш», – диде Роза Туфитуллова.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин гимназия укытучыларын, ветераннарын һәм укучыларын Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән бәйрәм белән котлады. «Без чит төбәкләр белән эшләгәндә дә 12нче гимназияне үрнәк итеп күрсәтәбез. Сезнең бинагыз да диңгезне ерып баручы кораб формасында. Сезнең үсеш тотрыклы булсын», – диде Разил Зиннәтуллин.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимирова үз чыгышында XIX гасыр азагында – XX гасыр башында укымышлы татар кызлары күп булганын әйтте.

«Төрле архивларда казынып, мин «Татар кызлары мәгърифәт юлында» дип аталган китап яздым. Бөтен укымышлы татар кызларының исемнәрен җыеп бетерә алдым, дип әйтә алмыйм, ләкин китапта шактый мәгълүмат бар. Рус кызлары өчен генә ачылган күп кенә югары уку йортларында татар кызлары укыган. Мәсәлән, 1882 елда Санкт-Петербургта ачылган һәм зур галимнәр укыткан Бестужев курсларын татар кызы Разия Котлыярова-Сөләйманова 1890 елда уңышлы тәмамлаган», – диде Тәэминә Биктимирова.

Советлар Союзы чорыннан соң Татарстан башкаласында кызларны аерым укыта торган беренче татар мәктәбе 1993 елда ачыла. Аның тәүге бинасы Иске Татар бистәсендә була. 2011 елда коллектив Декабристлар урамындагы яңа бинага күчә һәм 2012 елда гимназиягә Фатиха Аитова исеме бирелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*