tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов Сургутта булды
Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов Сургутта булды

Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов Сургутта булды

Дамир Касыйм улы Йосыпов Сургут шәһәрендә мәктәп укучылары, яшь армиячеләр һәм студентлар белән очрашты. Трансляциягә Юграның кырыкка якын белем бирү учреждениесе егетләре, кызлары Онлайн да кушылды.

21 ноябрь көнне булып узган пресс-конференциядә Дамир Касыйм улы үзенең кече яшьтән очучы булырга хыяллануы, әмма бу хыялның җиңел генә тормышка ашмавын, һөнәр үзенчәлекләре, шул истәлекле көн вакыйгалары һәм аның кинога әверелүе турында сөйләде. “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмын гаилә белән бергәләп карарга киңәш итәбез. Яшьләр, яшүсмерләр, күренекле пилотны тыңлап кына калмады, ә актив рәвештә сораулар да бирде. Алар шулкадәрле күп булып чыкты. Диалогтан соң автограф-сессия узды.

Яшь сургутлылар мондый очрашуларда һәрвакыт зур кызыксыну белән катнашалар, кайберләре аралашканнан соң киләчәк һөнәрләренә үз карашларын яңадан карыйлар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 15 августында “Урал авиалинияләре” Airbus A321 экипажы командиры Дамир Йосыпов двигательләре эштән чыккан самолетны кукуруз басуына утырта. Турбиналарга эләккән кош көтүе двигательләрне сафтан чыгарган була. Нәтиҗәдә, очучы 234 кешенең гомерен коткарып кала. РФ Президенты Указы нигезендә, Дамир Йосыповка Россия Герое исеме бирелә, ә кабина экипажы Батырлык орденнары белән бүләкләнә.

Сургутлылар да геройларның батырлыгын билгеләп үттеләр. 2019 елның 15 сентябрендә “Тынычлык” проспектындагы йортта Геройга багышланган мурал ачылды. Ул вакытта, Сургут шәһәре «Хәтер портреты» акциясенә җавап биргән Россиянең икенче шәһәре була. Проектны Россия Төзелеш министрлыгы хуплады. Дамир Йосыпов Сургутта икенче тапкыр һәм очрашу дәвамлы булачак. Сургут шәһәре хакимияте тарафыннан бер көн эчендә бик күп очрашулар билгеләнгән булуга карамастан, милләттәшебез Дамир Йосыпов мәчеттә булырга да, милләттәшләр белән очрашырга да вакытын бүлеп бирде.

Истәлекле очрашулар дәвамлы булсын!

Гөлчәчәк Фатхулова, Сургут – ХМАО – Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*