tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы пресс-релизы
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы пресс-релизы

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы пресс-релизы

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә, анда Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын эре татар эшмәкәрләре катнашачак. Агымдагы елда Форум программасы Казанда узачак.

Форумның ике көнлек программасы кысаларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасының сәнәгать объектларына һәм предприятиеләренә сәфәрләр оештырылачак. Әлеге сәнәгать объектларына бару бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

27 ноябрьдә Форум кысаларында катнашучылар авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате һ.б. юнәлешләр буенча предприятиеләргә барачаклар. Предприятиеләр белән танышканнан соң форум делегатлары авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышу өчен Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. Шул ук көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Форумның ачылыш тантанасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен) узачак.

28 ноябрьдә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*