tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә җирле язучыларның юбилейлары уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды
Удмуртиядә җирле язучыларның юбилейлары  уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды

Удмуртиядә җирле язучыларның юбилейлары уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды

24 нче ноябрь көнне Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучыларның юбилейлары уңаеннан “Чын күңелдән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә һәм “Яңарыш” гәҗите каршында эшләп килүче Риза Шәфи исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Чараларда Казаннан килгән кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Булат Ибраһим һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал да катнашты.

Булат Ибраһим үз чыгышында регионнардагы татар гәҗитләре җирле язучылар өчен төп әдәби мәйдан булып торуын, гәҗитләр каршында язучыларның исемен мәңгеләштерү максатыннан әдәби берләшмәләр оештыру зур эш һәм Удмуртиянең “Яңарыш” гәҗите әлеге эшчәнлеге белән күп кенә регионнарга үрнәк булып торуын ассызыклады. “Татар конгрессы татар язучыларына, татар матбугатына һәрдаим хәерхаклы мөнәсәбәттә булды, алга таба да әлеге эшләрдә кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзербез, – диде Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле.

Кичә барышында 80 яшен тутырган язучы Гыймран Сафинга һәм 70 яшьлеген уздырган әдип Әлфирә Низамовага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары, шулай ук юбилярлар Зөһрә Камалиевага, Гөлфидә Мәрдановага, Фәридә Хафизовага, Азат Гаталыга, Асия Корбангалиевага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ралинә Зарипова фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*