tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның өч татар театры тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү буенча грант откан
Казанның өч татар театры тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү буенча грант откан

Казанның өч татар театры тифлокомментарийлы спектакльләр күрсәтү буенча грант откан

Казанда татар һәм рус телләрендә ун спектакльне тифлокомментарийлар белән карарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә Сукырлар һәм күрмәүчеләр өчен республика китапханәсенең бүлек мөдире, тифлокомментатор Гөлүсә Закирова хәбәр итте.

Республикада театр сезоны башлану белән күрмәүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакльләр дә күрсәтелә башлады. Әлеге спектакльләр Алишер Усмановның «Үзгә караш» («Особый взгляд») фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Казанның өч татар театры тифлокомментарийлар белән спектакль күрсәтү буенча грантлар откан. Болар — Камал театры, Кариев театры һәм «Әкият» курчак театрлары. «Әкият» курчак театры бу исемлеккә быел өстәлгән.

«Без бу елны зур планнар белән башлаган идек. Әмма билгеле сәбәп планнарга үзгәрешләр кертте. Шулай да эшебез тукталмады — без спектакльләр күрсәтелмәгән вакытта тифлокоментарийлар әзерләү белән мәшгуль булдык», — диде Гөлүсә Закирова.

 «Үткән сезонда Кариев һәм Камал театрларында тифлокомментарийлар белән күрсәтелгән „Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте“, „Килмешәк“, „Исәнмесез“ спектакльләре быел да дәвам итәчәк. Боларга өстәп яңа спектакльләргә тифлокоментарийлар әзерләнә», — диде Гөлүсә Закирова.

Тифлокомментарий соңгы берничә елда кулланыла башлаган төшенчә. Ул күрмәүчеләргә визуаль сәнгать әсәрләрен күрергә ярдәм итү алымы. Тифлокомментарийлар алдан әзерләнә һәм аңлау өчен күрергә кирәк булган моментларны махсус белгеч аңлатып бара.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*