Безнең төбәк татар авыллары төрле яктан талантлы шәхесләре, шул исәптән көрәшчеләре белән дә дан тота. Шуларның берсе – сентябрьдә Үзбәкстан Республикасында узган билбаулар белән көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаган Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбишча егете Эмиль Низаметдинов. Ирекле көрәш буенча 90 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Дөнья чемпионы исемен яулаган Эмиль өчен бу иң зур җиңү, ә моңа чаклы быел ул тугыз сабан туе батыры булды.
Агымдагы атна башында туган авылы Кече Рбишча клубында аның хөрмәтенә тантаналы кичә оештырылды. Аның төп инициаторы булып чемпионның авылдашы, билгеле меценат Ансар Насыйбуллин чыккан.Күптән түгел генә мәктәп бинасының бер өлешендә ачылган клубка Эмильнең авылдашлары, якыннары җыелган иде.
Тантананы һәвәскәр артист Илдус Харрасов җырлап ачты, аннары кичәне алып баручы, А.Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбенең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова бәйрәм сәбәпчесен сәхнәгә чакырып, спорттагы казанышлары белән таныштырды һәм тәбрикләү өчен сүзне хөрмәтле кунакларга бирде.
Зур Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәенов, Кызыл Октябрь районы администрациясенең спорт комитеты рәисе Марат Ибраһимов, озак еллар Кече Рбишча мәктәбе директоры булып торган Йосыф Нуреев һәм Ансар Насыйбуллин, Эмильнең беренче укытучысы Хайнур апа Кәлимуллина, класс җитәкчесе Татьяна Зиннәтуллина җылы котлау сүзләре җиткереп, шундый авылдашлары белән горурлануларын белдерделәр, уңышлар теләделәр, кече ватанын онытмаска өндәделәр. Укытучы апалары Эмильнең мәктәп елларын искә алып, аның бала чактан үҗәт, максатчан булуын билгеләп үттеләр. “Эмиль 1 класска укырга килгәндә бик шук бала иде, ничек моны укытырмын икән дип уйладым хәтта. Ул инде 2 класста укыганда спортзалдан бер дә чыкмады диярлек, имгәнмәсен генә дия идем. Менә шушы үҗәтлеге аңа 23 яшендә дөнья чемпионы булырга ярдәм итте дә”, – диде Хайнур Нурәхмәт кызы.
Ансар әфәнде Эмильгә истәлекле бүләк тапшырды, ә Эмиль, үз чиратында, шундый зур хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәтен белдереп, укытучы апаларына һәм әнисенә чәчәкләр бирде, тренерлары Ансар Насыйбуллин белән шулай ук дөнья чемпионы Ханнан Мусинга аеруча зур рәхмәтләрен ирештерде.
Тантаналы өлештән соң кичәне концерт программасы дәвам итте. Авылдашлары, Татарстанның атказанган артисты Ирфан Измайлов, Илдус Харрасов, бүтән һәвәскәрләр матур җырлар башкарып сөендерделәр, мәктәп укучылары милли биюләр, җырлар башкарды. Ә инде ике чемпион – остаз белән тәрбияләнүче Ханнан һәм Эмильнең бергәләп җырлавы иң кайнар алкышларга күмелде.
Кичә бик җылы атмосферада узды, тамашачылар канәгать калып, оештыручыларга рәхмәт белдерде, ә Эмильгә уңышлар теләде.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
“Туган як” газетасы