tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кече Рбишча чемпионын хөрмәтләде
Кече Рбишча чемпионын хөрмәтләде

Кече Рбишча чемпионын хөрмәтләде

Безнең төбәк татар авыллары төрле яктан талантлы шәхесләре, шул исәптән көрәшчеләре белән дә дан тота. Шуларның берсе – сентябрьдә Үзбәкстан Республикасында узган бил­баулар белән көрәш буенча дөнья чем­пионатында җиңү яулаган Түбән Новгород өлкәсенең Кече Рбиш­ча егете Эмиль Низаметдинов. Ирекле көрәш буенча 90 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Дөнья чемпио­ны исемен яулаган Эмиль өчен бу иң зур җиңү, ә моңа чаклы быел ул тугыз сабан туе батыры булды.

Агымдагы атна башында туган авы­лы Кече Рбишча клубында аның хөрмәтенә тантаналы кичә оешты­рылды. Аның төп инициаторы булып чемпионның авылдашы, билгеле меце­нат Ансар Насыйбуллин чыккан.Күптән түгел генә мәктәп бинасының бер өлешендә ачылган клубка Эмильнең авылдашлары, якыннары җыелган иде.

Тантананы һәвәскәр артист Илдус Харрасов җырлап ачты, аннары кичәне алып баручы, А.Садеков исемендәге Зур Рбиш­ча урта мәктәбенең тарих укыту­чысы Әлфия Мөхәммәтҗанова бәйрәм сәбәпчесен сәхнәгә чакырып, спорттагы казаныш­лары белән таныштырды һәм тәбрикләү өчен сүзне хөрмәтле кунакларга бирде.

Зур Рбишча администрациясе башлыгы Наил Хөсәенов, Кы­зыл Октябрь районы администрациясенең спорт комитеты рәисе Марат Ибраһимов, озак еллар Кече Рбишча мәктәбе директоры булып торган Йосыф Нуреев һәм Ансар Насыйбуллин, Эмильнең беренче укытучысы Хайнур апа Кәлимуллина, класс җитәкчесе Татьяна Зиннәтуллина җылы кот­лау сүзләре җиткереп, шундый авылдашлары белән горурлану­ларын белдерделәр, уңышлар теләделәр, кече ватанын онытма­ска өндәделәр. Укытучы апалары Эмильнең мәктәп елларын искә алып, аның бала чактан үҗәт, мак­сатчан булуын билгеләп үттеләр. “Эмиль 1 класска укырга килгәндә бик шук бала иде, ничек моны укытырмын икән дип уйладым хәтта. Ул инде 2 класста укыганда спортзалдан бер дә чыкмады диярлек, имгәнмәсен генә дия идем. Менә шушы үҗәтлеге аңа 23 яшендә дөнья чемпионы булырга ярдәм итте дә”, – диде Хайнур Нурәхмәт кызы.

Ансар әфәнде Эмильгә истәлекле бүләк тапшырды, ә Эмиль, үз чиратында, шундый зур хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәтен бел­дереп, укытучы апаларына һәм әнисенә чәчәкләр бирде, тренер­лары Ансар Насыйбуллин белән шулай ук дөнья чемпионы Ханнан Мусинга аеруча зур рәхмәтләрен ирештерде.

Тантаналы өлештән соң кичәне концерт программасы дәвам итте. Авылдашлары, Татарстанның атказанган артисты Ирфан Из­майлов, Илдус Харрасов, бүтән һәвәскәрләр матур җырлар баш­карып сөендерделәр, мәктәп уку­чылары милли биюләр, җырлар башкарды. Ә инде ике чемпион – остаз белән тәрбияләнүче Ханнан һәм Эмильнең бергәләп җырлавы иң кайнар алкышларга күмелде.

Кичә бик җылы атмосферада узды, тамашачылар канәгать ка­лып, оештыручыларга рәхмәт бел­дерде, ә Эмильгә уңышлар теләде.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*