tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таҗикстанның «Дуслык» татар-башкорт үзәге 30 еллыгын бәйрәм итте
Таҗикстанның «Дуслык» татар-башкорт үзәге 30 еллыгын бәйрәм итте

Таҗикстанның «Дуслык» татар-башкорт үзәге 30 еллыгын бәйрәм итте

Дүшәмбе шәһәрендә Таҗикстанда «Дуслык» татар-башкорт милли-мәдәни үзәге төзелүгә 30 ел тулуны бәйрәм иттеләр. Бу хакта Бәйсез дәүләтләр берлегенең эшләре буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) илдәге вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда ватандашлар – татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре, «Чит илдә Россия укытучысы» проектында катнашучылар булды. Чараның мәртәбәле кунаклары – Россиянең Таҗикстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Семен Григорьев һәм Россотрудничествоның Таҗикстандагы вәкиллеге җитәкчесе Иван Иванов булды.

Григорьев белән Иванов Россия ватандашларын берләштерү эшендә «Дуслык» җәмгыятенең әһәмиятле ролен, татар һәм башкорт халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, шулай ук үсеп килүче буынны туган телгә сакчыл караш традицияләрендә тәрбияләү буенча эшен билгеләп үтте.

Моннан тыш, Таҗикстан абитуриентларының Россотрудничествоның квота кампаниясе кысаларында Казан һәм Уфа югары уку йортларында уку белән кызыксынуларын билгеләп үтте.

Тантана барышында Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевның котлавы укылды.

Дүшәнбе шәһәрендә «Дуслык» җәмгыятенең юбилеен бәйрәм итү өчен Казаннан артистлар – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Рөстәм Егоров килде.

Бүгенге көндә Таҗикстанда «Дуслык» татар-башкорт үзәгендә 900ләп кеше тора.

https://tatar-inform.tatar/news/taikstannyn-duslyk-tatar-baskort-uzage-30-ellygyn-bairam-itte-5862796

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*