tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Галим-фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның оныгы: Дәү әтинең кабере кайда икәнен белмәдем
Галим-фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның оныгы: Дәү әтинең кабере кайда икәнен белмәдем

Галим-фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның оныгы: Дәү әтинең кабере кайда икәнен белмәдем

Габдулла Тукай әдәбият музеенда «Тукай фатихасы белән» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә шагыйрь, тәнкыйтьче, галим, фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның 135 еллыгына багышланды.

Кичәдә фольклорчы-галимнең оныгы, тавыш режиссеры булып эшләүче Антон Бәдигый да бар иде. Ул Санкт-Петербургтан кайткан.

«Дәү әтинең кабере кайда икәнлеген дә белмәдем. Ни өчен? Үзем дә белмим. Әнием нигәдер ул хакта сөйләми иде. Ике ел элек Казанга кайтып, эзләнергә туры килде. Әмма эш нәтиҗәсез булды. Җиңел түгел икән… Өч атна элек ерак туганым шалтыратты. Шулай итеп, бер-беребез белән табыштык. Хәзер мин Казан шәһәренә якынайдым. Мин – сезнеке», – диде ул туганнарына мөрәҗәгать итеп.

Антон Бәдигый Казанга кайтканчы, дәү әтисе турында бик аз мәгълүмат белгәнен әйтте. «Мәсәлән, аның галим булуын, укытканын, аны төрмәгә утыртканнарын, соңрак дәү әнием һәм дәү әтиемнең фикердәшләре ярдәме белән азат иткәннәрен белә идем. Әнием, дәү әнием белән бергә яшәдек. Әнием үлгәч, аны дәү әнием янына җирләдем», – дип истәлекләрен сөйләде ул.

«Хуҗа Бәдигый, беренче чиратта, Тукай лекциясен тыңлаган шәхес буларак искә төшә. Тукай белән һәр очрашуын хисләре белән дәлилләп сөйләгән кеше буларак күз алдына килә. Ул – тел галиме, халкыбызга бик күп фольклор материаллар туплап калдырган олы шәхес. Бүгенге кичәдә Хуҗа Бәдигыйның төрле шәһәрләрдән кайткан туганнары, КФУ студентлары, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнаша», – дип сәламләде музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, Хуҗа Бәдигый бүгенге көндә халкыбыз алдында үзенең хезмәтләре белән тулысынча ачылып җитмәгән галим. «Аның турында кечкенәдән үк белеп үстем, чөнки әти-әниләр безнең авылдан зур кеше чыкканын әйтә иде. Мәктәп укытучылары да авылыбыздан бөек галим чыкканын әйтте. Татар теле методикасы, татар синтаксисы, морфологиясе, предметларын укыганда да галимнең исемен укытучылар еш кабатлады», – диде ул.

«Татар телен гамәлгә кую башлангач, академик үзәк татар дәреслекләрен төзү комиссиясен булдыра. Анда Мөхетдин КорбангалиевГалимҗан Шәрәф һәм Хуҗа Бәдигый була. Шул чакта аның дәреслекләр төзү юнәлешендә эше башлана. Аның дәреслекләре Мөхетдин Корбангалиев белән бергәлектә чыга, рус телле кешеләргә татар телен укыту юнәлешендәге дәреслекләре игътибарга лаек», – диде галимә.

Хуҗа Бәдигый татар теле һәм әдәбияты дәреслекләреннән тыш, табигать белеме һ.б. дәреслекләрен татарчага тәрҗемә итә. «Ул вакытта дәреслекләре шул кадәр актуаль була. Мәсәлән, Мөхетдин Корбангалиев белән бастырып чыгарган «Татар әлифбасы» биш тапкыр 39500 данә белән басыла. Аның татар әдәби теле тарихы, татар морфологиясе, синтаксисы, лексикологиясе юнәлешендә күпсанлы мәкаләләре бар», – ди Энҗе Кадыйрова.

Кичәне Габдула Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина алып барды. «Хуҗа Бәдигыйның Роза исемле бер генә кызы булган. Ул Казан музыка училищесында, аннан соң Ленинград консерваториясендә укый. Хуҗа Бәдигыйның музыкаль таланты да булган дип әйтә алабыз», – диде ул.

Чарада Хуҗа Бәдигыйның Санкт-Петербург, Яшел Үзән, Казанда яшәүче туганнары, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аның эшчәнлеген өйрәнгән галимнәр чыгыш ясады. Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов халык көйләре, Хуҗа Бәдигыйның Тукай турындагы истәлекләрен яңгыратты.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*